Язилә Габделхакова Яшь әдипләрнең Зөлфәт клубыАлия Валиева. Түбән Табын. 6нчы класс. Кыш бабайга хат
Өстәлдә ята бер хат –
Бу хатны язган Самат.
Хатта язылган болай:
“Привет , сәлам, Кыш бабай!
Ничек яшәп ятасың,
Син кайларга барасың?
Безгә дә килерсеңме?
Бүләкләр бирерсеңме?
Кил инде, кил Кыш бабай!
Бик көп көттермә алай.
Капчыгың бик зур булсын, 
Өстенә кадәр тулсын.
Тутыр анда конфетлар, 
Уенчык пистолетлар, 
Сушки, прәннек, шоколад, 
Һәм аз гына мармелад.
Берсен дә син онытма, 
Артык әйберләр тыкма!
Кыш бабай, аңладыңмы?
Син мине тыңларсыңмы?
Ярар, хәзергә сау бул, 
Алҗап бетте инде кул.”
Хатта шулар язылган , 
Тик салырга онытылган.
Самат тышта уйнап йөри , 
Ап-ак чиста карны көри.
Киеме карга баткан , 
Ә хатын ул оныткан.
Ә әтисе Саматның
Укып утыра хатын.
Менә яңа ел җитте, 

Әзерләнүләр бетте.
Самат утыра өйдә, 
Ишек шаку ишетелә:
Тук-тук-тук,  ачыгыз.
Җыелыгыз барыгыз.
Сезгә килде Кыш бабай
Ишек ачыгыз давай!
Кыш бабай керде өйгә,
Биеп татарча көйгә.
Бүләкләрне өләште, 
Шатлыкларын бүлеште...
Ә Самат белми калды, 
Әти кыш бабай булды.