Язилә Габделхакова Яшь әдипләрнең Зөлфәт клубы

Азат Фәсхиев,

Олы Чакмак төп 6 сыйныф укучысы
Балыкчы хыялы

Йөгереп кайттым мин өйгә
Алдым кулга кармакны,
Бер ял итеп кайтыйм әле
Тотып бераз балыкны.
Тик, карасам борылып,
Китә яздым егылып.
Безнекеләр бакчада
Бәрәңге ала бар да.
Нинди хәйлә табарга,
Тизрәк чыгып таярга?
Эх, булмады, күрделәр,
“Әйдә, тизрәк кил!” – диләр.
Әти-әни казыйлар,
Абыйларым ташыйлар,
Әби белән бергәләп,
Бәрәңге җыям үрмәләп.
Менә, дуслар, шулай ул,
Балык кына шома ул.
Барам, диеп, балыкка
Үзем каптым кармакка.