Зөлфәт клубы Яшь әдипләрнең Зөлфәт клубыТатар язучылары

Соклану

Мөслим районы Тойгелде мәдәният йортына очрашуга баргач, үз фикерен шигырь юлларына гына салып сөйләшүче Язилә исемле бер кыз бала белән таныштырдылар.
Ул беренче шигырьләрен күршеләрендә яшәүче Альмира апаларына туган көн котлавы итеп язып алып керә. Язилә Габделхакованың шигырьләр язуына баштарак ышанмыйча да торалар. Әнисе исә, кызындагы сәләтне күреп, аны үстерү чарасын эзли. Килендәше белән киңәшләшеп, газеталарда бастырып чыгару җаен да карый.
Гадәти балалар кебек йөри, сөйләшә алмаган, тумыштан ДЦП диагнозы куелган баланың гаҗәеп матур шигырьләр язуы күпләрне сокландыра, аны иҗади конкурсларда катнаштыра башлыйлар.
Күңелендәге хисләрен шигъри юлларга тезүче Язиләнең бер көнне кояшы сүнә. Эшкә барырга әзерләнеп йөргән җиреннән кисәк кенә әнисе үлеп китә. Язилә өчен генә түгел, бөтен гаилә өчен дә зур югалту була ул. Мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләгән Фәнисә ханым әнисен, ирен, малае һәм кызын ялгыз калдыра. "Безнең өчен бик авыр чор булды бу. Әмма Язилә бирешмәде. Әбисе, әтисе, абыйсына – һәрберсенә юату сүзләрен эзләп, шигырьләр язды", – ди укытучылары.
"Ятим диеп безне кызганмагыз!" шигырен ул һәркемнең йөрәген өзә торган итеп яза:
Ятим диеп безне кызганмагыз! 

Ятим диеп безне какмагыз! 
Кеше гомере бигрәк кыска икән, 
Әниләрне, зинһар, саклагыз! 
Әбисенә дә ул юату сүзләрен таба: 
Кайгыларга, әби, бик тиз бирештең син, 
Озак елап кипте инде күз яшьләрең... 

6 нчы класста укучы Язилә "Әтиемә" дигән шигырен 23 февральгә бүләк итеп язган.
... Син – әни дә, син – әти дә безгә, 
Киңәшче дә, олы таяныч. 
Авырлыкны, әти, бергә кичик, 
Без булырбыз сиңа юаныч. 

"Шигырьләреннән күренгәнчә, бу бала югалмады, үз эченә бикләнмәде. Анда яктылык, яхшылыкка өмет күрәбез. Әбисен юатуларын да, әтисен авырлыкларга бирешмәскә чакырып сүз эзләвен, аны яклап калырга тырышуын, әнисен сагынуын шигырьләреннән укырга була", – ди китапханәче Нурия апалары.
Без дә, үз чиратыбызда, Язиләгә иҗат уңышлары, көчле рухлы булуын теләп калабыз.
Рәсимә Муллаянова,
"Ватаным Татарстан"