Зөлфәт клубы Яшь әдипләрнең Зөлфәт клубы 15 февраль көнне татарның бөек шагыйре Муса Җәлил истәлегенә "Мизгел" яшьләр үзәгендә Зөлфәт клубының чираттагы утырышы үтте. Анда язучылар Фоат Садриев, Әхмәт Дусайлы, Лилия Садриева, мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче түгәрәкләргә йөрүче яшь каләм әһелләре очрашты, әдәбият укытучылары катнашты. Утырышны муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Ришат Хәбипов ачты, шигыр әйрәмендә катнашучыларга җылы теләкләрен җиткерде.