Яшь әдипләрнең Зөлфәт клубы Яшь әдипләрнең Зөлфәт клубы

Шакирова Илүзә Илшад кызы

1994 елның 3 ноябрендә Мөслим районы Метрәй авылында туган. Хәзерге вакытта Метрәй урта мәктәбенең 8 класс укучысы. Буш вакытларында китап укырга, әзерләргә ярата. Бию һәм спорт түгәрәкләрендә яратып шөгылләнә. Илүзә яшь язучыларның Мөслим районында оешкан Зөлфәт Маликов исемендәге клуб члены.
Метрәем

Әзгә генә китсәм дә мин
Авылымны сагынам.
Бездәгедәй урманнар юк,
Мин җиремә табынам.
Безнең авыл илдә бер ул,
Шифа аның сулары.
Ягымлы чишмә тавышы
Гөрләп үтә туйлары.
Метрәйнең һавасы да
Тәнгә сихәт, дияләр.
Яз көне каен кызлары
Ап-ак күлмәк кияләр.
Биек тауларын яратам
Печән чапкан болынны.
Тау башында чабып йөргән
Нәни генә колынны.

Газиз әнием

Иртән иртүк, “Балам тор, дип”
Йокыдан уятучы.
“3” ле алып кайтсаң әгәр
Борчудан юатучы,
Тәмле-тәмле ашлар белән
Көн дә безне сыйлаучы.
Кайгы – шатлыкларыбызны
Сабыр гына тыңлаучы.
Һәрчак безнең өчен кирәк,
Һәрберебез өчен терәк.
Безнең газиз әниебез
Мәнге яшә – бездән теләк! 							

Мин бәхетле

Мин бәхетле бу дөньяда
Әти-әнием исән.
Ни теләсәм шул бар миңа:
Ашасам, эчсәм, кисәм.
Бар сөекле абый-апам,
Дусларым, туганнарым.
Алардан башка бу җирдә
Бер көн дә тора алмамын.
Бар туып-үскән җиркәем
Бар яраткан мәктәбем.
Мәктәбемдә бик тырышып
Белем алу теләгем.
Бәхетемне ходай алма
Яшик әле гөрләшеп.
Сүндермичә учакларны
Гел яшикче гөрләшеп.		

Кыр казлары булып

Кыр казлары булып очтык илгә
Күрдегезме безнең кайтканны?
Сагынып канат кагып сәлам бирдек
Кичермәгез безне атканны.
Һәр яз саен безнең җаннарыбыз
Кыр казлары булып очалар.
Канат-кулларыбыз туган илне,
Туган җирне ятып кочалар.
Рәнҗемәгез безгә кайта алмадык,
Көч бирмәдек сезгә яшәргә.
Насыйп булмады бит өйгә кайтып,
“Әнием”дип безгә дәшәргә.
Онытканнар безне уйласыннар
Кыр казлары кайткан чакларда
Җаннар һәрчак сезнең белән бергә.
Гәүдә генә ерак якларда.

Бәхетле гаилә

Йодрык булып яшибез без,
Бер йодрыкта биш тармак.
Төрлебез төрле зурлыкта,
Бишебезгә-биш бармак.
Баш бармак – минем әтием,
Бирә төпле киңәшен.
Тракторы һәрчак эштә,
Берүк күзләр тимәсен.
Әнием – имән бармагым
Алдынгы ул эшендә.
Гаиләбездә барыбыз өчен 
Бик кадерле кеше дә.
Урта бармак – минем абый,
Дүрт йолдыз погонында.
Кыл бармак – апам-сөеклем,
Тик түгел яныбызда.
Ә мин үзем – чәнти бармак,
Төпчек буламын, димәк.
Миннән башка һич эш бармый,
Һәммәсенә мин кирәк.
Менә шулай – йодрыктай
Яшибез төз гаиләдә.
Мондый бәхет насыйп итсен
Җирдәге һәркемгә дә.

Ялгыз аккош

Күл өстендә ялгыз аккош моңы,
Үзәк өзгеч аның тавышы.
Шул аккошка кушылып елый төсле
Күлнең һәрбер талы, камышы.
Ничә еллар кайта ялгыз аккош,
Көтә кебек аны сөйгәне.
Тугры калып керсез мәхәббәткә,
Күлгә моң зарларын сөйләде.
Нинди куллар мылтык алды икән?
Аккошының өзеп гомерен.
Каргыш барын әллә онытканмы,
Таштан яралганмы күңеле?
Әй кешеләр? Сез дә аккош кебек
Саргаешып гомер үтмәгез.
Исән чакта матур, тату яшик,
Балаларны ятим итмәгез.
Тугры булыйк һәрчак дустыбызга,
Терәк булыйк авыр тормышта.
Саф мәхәббәт, сөю, көтүләргә
Их, охшасак иде аккошка.