|
|
|
|
|
|
|
|
Кулымда Зөлфәт абыйның "Йөрәгемне былбыл чакты" исемле шигырьләр җыентыгы. Укыган саен берсеннән-берсе саллырак булган, шагыйрьнең тормышына, иҗатына югары бәя бирерлек чын шигырьләр күңелнең әллә кайсы кылларын чиртеп, сискәндерә, тирән уйга сала.
Рәхмәт, дөнья,
Язмышның син миңа
Тоташ шигырьлесен сайладың,
Йөрәгемне былбыл чакты минем,
Һәм өздереп елан сайрады!...
Әйе, йөрәген былбыл чаккан, елан сайравын ишетә алган кеше генә шундый шигырьләр язарга сәләтледер, мөгаен.
Зөлфәт абыйның 60 яшьлек юбилей кичәсенә барган, аның белән соңгы тапкыр сөйләшеп утырган мизгелләр янә хәтердә яңара. "Их, Лилия сеңел, белсәң иде язлар җиткәч күңелнең ничек җирсегәнен. Кайтасы килә, Ык буйларын, болыннарын кабат-кабат урыйсы килә" дигән иде ул. Аның Мөслимебезне татар дөньясына танытырдай итеп данлап җырлаган мәдхияләре янә горурлык хисләрен калкыта. Юлда барганда Зөлфәт абыйның нинди бөек талант булуын шигырь юлларында чагылдырырга теләп кулыма каләм алам:
"Ыклы Мөслим, таңда чыклы Мөслим",
Ык ташыды шатлыктан тулып.
Сусауларны басар тылсымдыр син
Күңелләргә төштең чык булып.
Җыр-моңнарың аша өйрәттең син
Туган җиребезне яратырга.
Бүләр болыннарын, Сәет урманнарын
Җилеп үттек җырлар канатында.
Мөслим якларының хозурына
Күпме күңелләрне чакырдың.
Син тыңлаттың елан сайраганын,
Һәм былбылга безне чактырдың.
Юбилейга җыелган халыкның чиге юк. Сәхнәдә тынлык. Кичәнең сәбәпчесе күренүгә бар халык көчле тылсымга эләккәндәй аягүрә баса, сәхнәдәге бөек затка үзенең хөрмәтен белдереп шашып кул чаба. Әйтерсең бу алкышлау таңга кадәр дә тынмас, аягүрә басып торсалар да гел армаслар төсле.
Зөлфәт абый кат-кат башын иеп халыкны сәламләгәннән соң кулы белән йомшак кына хәрәкәт ясады. Зал шагыйрьнең авызыннан чыккан сүзләрне көтеп тын калды. Менә ул халык мәхәббәте, аның күңелендә урын алу ничек була икән. Кичә барышында ул “Җүнле шагыйрь шушы кадәр яшькә җитәмени, я ул Тукай төсле 26 да, я Пушкин төсле 38 дә китә”, – дигән иде.
Озын-озак еллар иҗат итеп яшәсеннәр иде дә Наис, Харрас, Зөлфәтләр. Тик нихәл итәсең, дөнья бәһасе торырлык күпме талантларыбыз юк бүген. Алар белән күпме язылмаган әсәрләр, җырланмаган җырлар китте.
Шагыйрь үлгән, диләр, аваз бирде
Бөтен җиһан, күкләр, җир шары.
Кая илтик, кая урнаштырыйк,
Изгеләрдән изге бу җанны.
Чарасыздан үксеп, үрсәләнеп
Тәкърарлады алар тоташтан.
Аның җаны бит күптәннән инде
Халык җаны белән тоташкан.
Шагыйрь үлгән, диләр, дөрес түгел,
Һич ышанмый, кабул итми аңым.
Аваз бирде күкләр, бөтен җиһан...
Ничек алып булсын Халык җанын
Әйе, алар җаны күптән Халык җаны белән тоташкан. Ышанабыз җырлы, моңлы, талантлы шәхесләрне күп биргән Мөслимебез төбәгендә аларның дәвамчысы булган талантлар әле туар. Шушы уңайдан шагыйрь Зөлфәтнең исемен мәңгеләштерү, аның иҗатын өйрәнү, киләчәк буынга җиткерү максатында оешкан яшь иҗатчылар клубы членнарының иҗат җимешләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.
Лилия Садриева,
Зөлфәт Маликов исемендәге яшь иҗатчылар клубы җитәкчесе.
ЗӨЛФӘТ исемендәге клубның беренче утырышы
2009 ел өчен Зөлфәт премиясе ияләре